Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Филүс Каһиров «Шәһри Чаллы» газетасына пятачок өчен рәхмәт әйтте - ФОТОЛАР

Бу юлы “Шәһри Чаллы»дан – пятачок” бәйрәме 800 тамашачыны бергә җыйды.

25 ноябрьдә, Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында “Шәһри Чаллы"дан – пятачок” шоу-тамашасы үтте. Бу юлы бәйрәм кичәсе якынлашып килүче Әниләр көненә багышланды. Оештыручылар чараны хәйрия акциясе буларак та игълан итте. Залга Чаллыдан мобилизацияләнгән ир-егетләрнең әниләре дә килде. Аларга редакция һәм Шәһәр Советы депутатлары ярдәме белән бушлай чакыру билетлары тапшырылган иде.

Кичә 18:30 минутта концертлар залының фойесында ук башланып китте. Тамашага килүчеләр биредә, замананыда Чаллы мәйданчыкларында үткән чын пятачоклардагыча, залга кергәнче җырлап-биеп күңел ачты. 

«Җәй буе пятачокларга йөрдек. 30 елдан соң кабат бу чараларны җанландырып җибәргән “Шәһри Чаллы” газетасы коллективына зур рәхмәт. Яшьлегебезгә алып кайткан онытылмаслык кичәләр булды бу безнең өчен. Көннәр суыткач, быел бүтән әлеге чара булмас инде дип өметебезне өзгән идек. Юкка борчылганбыз. Баксаң, пятачок концертлар залы сәхнәсенә күчкән икән. Моны ишетеп бик куандык», – дип сөенече белән уртаклашты чарага килүче Лүзия Фәтхиева.

Пятачокның концерт өлешендә исә тамашачыларны татар эстрадасының һәм Чаллының танылган артистлары популяр җырлары белән куандырды. Сәхнә түрендә  ТР халык артисты Резидә Шәрәфиева, атказанган артистлар Гөлдания Хәйруллина, Габидулла Хөрмәтуллин, Илнур Гомәров, Чаллы йолдызлары Фәнилә һәм Артур Салиховлар, Сәрия Нәбиуллина, гармунчы, блогер-дальнобойщик Равил Гәрәевләр чыгыш ясады. Тамашачылар аларга кушылып яраткан җырларын күңелләрендә яңартты, гармун моңына караоке башкарды.

«Республикабызның алтын тавышы», Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Филүс Каһировның чыгышы исә бәйрәмнең төп бизәге булды. Аеруча, аның соңгы арада танылып өлгергән “Киек каз юллары” хитын тамашачылар аягүрә басып, көчле алкышларга күмде. Җырчы исә үз чиратында, әлеге җырны халыкка танытуда өлеш керткән, мобилизацияләнгән татар егете, һәвәскәр башкаручы Артур Хәсәновка рәхмәтен ирештерде. Шулай ук Филүс Каһиров, милләттәшләребезгә шундый халыкчан проект бүләк иткән өчен, “Шәһри Чаллы” газетасы коллективына да соклану хисләрен белдерде.

Редакция коллективы исә, Чаллы шәһәрендә татар җәмәгатьчелеген актив берләштергән һәм яңа татар проектлары булдырган өчен, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әйтергә кирәк, "Шәһри Чаллы"дан - пятачок" проектын быел Татарстанның җәмәгать киңлекләрендә эшне оештыру буенча комиссия әгъзалары да билгеләп үткән иде. Автокаладгы мәдәни чаралар арасында ул җәйнең иң яхшы мәдәни проекты дип табылды.

Исегезгә төшерәбез, "Шәһри Чаллы"дан - пятачок" кичәсенең беренчесе 20нче май көнне Җиңү паркында үтте. Чарада якынча 300гә якын ташашачы катнашты. Июнь, июль, август айларында үткән пятачокларга исә 1000 гә якын кеше җыелды. Сара Садыйкова исемендәге актлар залыныда үткән бүгенге кичәдә дә аннан ким булмады.

Чарадан тулы видеотрансляция: 1нче өлеш, 2нче өлеш.

Концерттан фотолар МОНДА.

Беренче пятачок хакында язманы БИРЕДӘ укый аласыз.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пятачоклар