Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда салют аттырачаклар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 300дән артык чара көтелә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын быел зурлап уздырачаклар. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов әйтте. 300дән артык чара оештырылачак. Катнашучылар саны да 3 меңнән артык. 

9 май бәйрәмен Чаллы дәүләт педагогия университеты кадетлары һәм студентлары Муса Җәлил һәйкәле янында митинг белән башлап җибәрәчәк. «Ватан-ана» мемориалы янында оркестрга кушылып балалар хоры чыгыш ясаячак, үз күнекмәләрен карабинерлар күрсәтәчәк. 

«Каскад» хәрби-патриотик берләшмәсе, кадет мәктәпләре укучылары, урта һәм югары белем бирү йорты студентлары, прокуратура хезмәткәрләре, СВОда демобилизацияләнгән катнашучылар, атлы кавалерия – парадта барлыгы 41 расчёт катнашачак. Парад мәңгелек утка чәчәкләр кую белән тәмамланачак.

Бәйрәм көнне шәһәрнең барлык районнарында кыр кухнясы эшләячәк. Кунакларны солдат боткасы белән сыйлаячаклар. Җиңү паркында, «Яр буе» паркы мәйданында концерт көтелә. Шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Җиңү бәйрәме салют белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев