Чаллыда «Сандугач» балалар бакчасы ачылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Сандугач» балалар бакчасы ачылды

18 төркемнең 7сендә ясле яшендәге балалар тәрбияләнәчәк.

«Яшьлек» микрорайонындагы 132нче «Сандугач» балалар бакчасын ачу тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Әлеге бакча «Мәктәпкәч белем бирү учреждениеләрендә 3 яшькә кадәрге балалар өчен яңа урыннар булдыру» программасы буенча төзелде. 

«Балалар бакчасы матур, иркен, зур булган. Биредә 340 бала тәрбияләнә ала. Бинада сыйфатлы тәрбия бирү процессы алып бару өчен барлык шартлар бар», – дип ассызыклады А. Песошин.

18 төркемнең 7сендә ясле яшендәге балалар тәрбияләнәчәк. «Монда барлык уңайлыклар бар. Бу – балаларны дәүләт, республика, шәһәр кайгыртуының  ачык мисалы», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


балалар бакчасы ана капиталы индексация бала ана

Нет комментариев