Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сәүдә үзәген кем шартлатмакчы булган?

Полиция хезмәткәрләре студентны тикшерде.

Чаллыда сәүдә үзәгендә шартлату оештыру турында хәбәрләр тарала. Хәтта полициягә шалтыратып әйтәләр. Теракт ясарга теләүче үзен студент дип таныштыра һәм җинаятьне якшәмбе көнне уздырачагын әйтә. 

Хокук сакчылары шалтыраткан телефон хуҗасы эзенә чыга. Аның кем белән аралашканын, нинди яшәү рәвеше алып баруы белән ныклап тикшерәләр. Әмма теракт белән бәйле бер мәгълүмат та тапмыйлар. Хәтта телгә алынган сәүдә үзәгенең дә Чаллыда булмавы ачыклана. 

Яшүсмернең шәхси мәгълүматларын мошенниклар урлаган, ди хокук сакчылары. Егет ул мәгълүматларны компьютер уеннары уйнаганда үзе әйткән. Шулай онлайн уеннарның берсендә ул бер уенчы белән конфликтка кергән. Теге шәһәрдәшкә янап, берәр учреждениедә мина калдырырга кыстаган. Чаллы егете ризалашмаган. Геймерлар егеткә үч итеп, аның исеменнән теракт ясаячагы турында ялган мәгълүмат тараткан, ди Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев