Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шаурма киоскын 3 тапкыр бастылар

Хокук сакчылары карак эзенә чыкты.

Полиция бүлегенә шаурма ясап сатучы эшмәкәр мөрәҗәгать итә. Бер атна элек аның киоскын билгесез кешеләр баса. Аннан соң тагын 2 көн рәттән замокны ватып киоскка үтеп керәләр. Кассадан акчаларны һәм кыйммәтле әйберләрне урлап чыгып китәләр. 

Хокук сакчылары видеокамерадан карап, каракның портретын төзи. Кул эзләрен тикшерә. Озак та үтми җинаятьче эзенә чыгалар. Ул - Түбән Новгородтан 25 яшьлек егет булып чыга. Моңарчы да талау, машина урлау буенча хөкем ителгән булган. Тикшерү барышында киоскны ватып ачкан отвёрткасы һәм пассатижи табыла.

Кулган алынган ир-атка 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд, полиция