Шәһәрдә программа буенча 4 йорт төзелә.
Чаллыда «социаль ипотека» программасы буенча фатир алуга чират торучылар саны кимегән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте. Бүгенге көндә 733 кеше чиратта тора. Мисал өчен, 2021 елда аларның саны 1332 иде.
Социаль ипотека программасы буенча шәһәрдә 680 фатирлы 4 йорт – 69/17, 69/18, 69/19, 69/22 – төзелә.
Нет комментариев