Чаллыда Соңгы кыңгырау көнне 40 яшүсмерне полиция тоткан
Аларның күбесе - кызлар.
Соңгы кыңгырау көнен чыгарылыш сыйныф укучылары онытылмаслык бәйрәм иткәннәр. Бу хакта хокук сакчыларының статистик мәгълүматлары сөйли. Алар кичке якта тәртип бозучы 40тан артык кешегә протокол төзегән. Монда мәктәпне тәмамлаучылардан тыш, техникум, көллиятләрдә укучылар да керә. Тәртип бозучыларга 12-18 яшь. Шунысы гаҗәп: күбесе кызлар, ди хокук сакчылары. Балигълык яшенә җитмәгән балаларына спиртлы эчемлекләр эчерткән өчен ата-аналарына да административ протокол төзелгән. Аларны 5 мең сумга кадәр штраф көтә.
Исегезгә төшерәбез, җәй дәвамында полиция хезмәткәрләре сквер, парклар һәм башка җәмәгать урыннарын тикшереп йөри. Төнге сәгать 11дән иртәнге 6га кадәр яшүсмерләргә әти-әниләреннән башка урамда йөрү тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев