Чаллыда суд балалар бакчасын  япты
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда суд балалар бакчасын япты

Сәбәбе - биредә таләпләр үтәлмәгән.

Чаллы шәһәр суды «Бәхетле балачак» коммерциянеке булмаган автоном оешма составына кергән «Радужный» балалар бакчасын япты. 
Роспотребнадзор тикшерүеннән соң биредә кайбер таләпләрнең үтәлмәве ачыкланды. Тикшерүчеләр бирегә 4нче төркемдәге ике баланың кискен эчәк авыру белән чирләгәннән соң килгән иде. 

Тикшерү барышында  балалар бакчасында санитар һәм эпидемиягә каршы нормаларның үтәлмәве ачыкланды. 

«Бу хокук бозулар нәтиҗәсендә  балаларның сәламәтлегенә куркыныч яный. Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү хезмәте күрсәтүдә куркынычсызлыкны гарантияләми», – дип хәбәр итте шәһәр судының матбугат хезмәте. 

Суд учреждение эшчәнлеген 14 көнгә туктатты. Бу вакыт эчендә балалар бакчасында барлык җитешсезлекләр бетерелергә тиеш. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


суд чир авыру сәламәтлек бала ана капиталы

Нет комментариев