Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шугалаклар кайчан ачылачак?

“Виктория” спорт мәктәбе директоры Ренат Әхмәтшин редакциябезгә белдерүенчә, шугалакны һава торышына карап әзерләячәкләр.

Чаллы шугалакларында тимераякларны прокатка алу бәясе арта. Тик барысында да түгел. Сүз Ипподром һәм Мәйдан территориясендәге катоклар хакында бара. Узган ел биредә сәгатенә 100 сумга шуып булса, быел прокат бәясе – 120 сум булачак. 14 яшькә кадәрге балалар өчен – 90 сум (узган ел 70 сум иде). Тимераякларны үткенләү өчен 100 сум түләргә туры киләчәк. 
“Медео” шугалагында исә бәяләр узган елгы күләмдә кала. Тик биредә үз тимераякларың белән кергән өчен 20 сум түләргә туры киләчәк. “Виктория” спорт мәктәбе директоры Ренат Әхмәтшин редакциябезгә белдерүенчә, шугалакны һава торышына карап әзерләячәкләр. Ягъни термометр баганасы даими рәвештә минус күрсәткеченнән күтәрелми башлагач. 
 “Иң мөһиме -җиргә туң төшәргә тиеш. Бары шуннан соң гына без катокка су җибәреп, аны катыра башлаячакбыз.  Моның өчен кимендә ун көн кирәк”, -  ди җитәкче.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш чана чаңгы тау