Чаллыда СВОда катнашучылар истәлегенә һәйкәл куелачак
Һәйкәл төзү нигезенә СВО ветераннары Советы тәкъдимнәре ятачак.
Чаллыда СВОда катнашучылар истәлеген мәңгеләштерәчәкләр – һәйкәл урнаштырачаклар. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мэ Наил Мәһдиев хәбәр итте.
«Моңа бәйле берничә тәкъдим бар. Әмма соңгы сүз СВО ветераннары Советыннан булырга тиеш. Һәйкәл төзү нигезенә аларның тәкъдимнәре ятарга тиеш. Совет җитәкчесе итеп үзе дә сугышта катнашкан Шамил Әюпов билгеләнде. Аларның бу мәсьәләне хәл итәргә тулы хокукы бар. Ничек әйтәләр, шулай булачак. Башкарма комитет кушылачак», - диде мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев