Сабыйга - бүләк.
Чаллыда өлешчә мобилизация кысаларында хәрби бурычын үтәгән солдатларның сабыйлары туган гаиләләргә 100 мең сум акча бирелә.
Мобилизацияләнгән Владимир Ерофеевның кызы, Артемның сеңлесе туды. Ләйлә белән Владимир кызчыкларына Алиса дип исем кушканнар.
Яшь әни белән сабыйны Кама балалар медицина үзәгеннән каршы алырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, туганнары, дуслары килгән иде.
Наил Мәһдиев гаиләне сабыйлары туу белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Яшь анага 100 мең сум акча һәм бүләк тапшырды.
Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды
Нет комментариев