Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын бер мобилизацияләнгән хәрбинең кызы туды

Сабыйлар тулы гаиләдә бәхетле булып үссенәр.

Өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә киткән Фирдүс Сибгатуллин гаиләсендә кыз туды. Аңа Әминә дип исем куштылар.

Әнисе белән кызчыкны Кама балалар медицина үзәгеннән туганнары һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев каршы алды. 

«Яшь  әнигә шәһәр исеменнән –  100 мең сум акча, Татарстан республикасыннан кирәк-яраклар җыелмасы бүләк иттем», – дип хәбәр итте мэр үзенең социаль челтәрдәге битендә. 

Әминәнең 2,5 яшьлек Кәрим исемле абыйсы бар. Ул сеңелесе белән әнисен зарыгып көткән. 
Балалар сау-сәламәт булып үссен. Әтиләре тиз арада гаиләсенә исән-имин әйләнеп кайтсын. 

Фото мэрның «Вконтакте» битеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы өлешчә мобилизация