Чаллыда тагын ике хәрбинең баласы туды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын ике хәрбинең баласы туды

Аларның әти-әнисенә 100әр мең сум акча бирелде.

Чаллы җитәкчеләре Кама балалар медицина үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең яңа туган сабыйларын каршы алдылар. Ирина белән Виталий Тимофеевлар гаиләсендә Сергей туды. 

Светлана белән Тимур Якшигуловлар беренче балалары Әмир туган. Шунысы сөенечле, сабыйларны кыска вакытлы ялга кайткан әтиләре дә каршылый алды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев сабыйлары туган гаиләләргә 100әр мең сум акча һәм бүләкләр тапшырды.

«Малайлар сәламәт һәм көчле булып үссеннәр, әти-әниләрен һәм туганнарын сөендереп кенә торсыннар», – дип изге теләкләрен җиткерде. 

Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев