Чаллыда тагын юл хәрәкәте чикләнә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын юл хәрәкәте чикләнә

Бу юлы кайда?

"Татэнерго" АҖ филиалы  "Яр Чаллы" җылылык челтәрләре предприятиесе җылылык челтәрләрен ремонтлауны дәвам итә. 

"Зяб 18 компоекс" җылылык трассасын реконструкцияләү сәбәпле, 14 августтан 24 августка кадәр Һади Такташ урамы буенча 18/13,  18/16 йортлары янындагы җирле юл транспорт өчен ябыла. 

"Яр Чаллы җылылык челтәрләре" предприятиесе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә вакытлыча куелган юл билгеләренә игътибарлы булып, юлның әлеге өлешен әйләнеп узарга киңәш итәләр, уңайсызлыклар өчен гафу үтенәләр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Юллар ябыла

Нет комментариев