Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда такси бәяләре артты

Сәбәбе нидә икән?

Салкын һава торышы урнашу нәтиҗәсендә, Чаллыда такси хезмәтенә бәяләр артты. Мисал өчен, башка вакытта 300 сумга төшкән заказлар, бүген 380-400 сумга кадәр күтәрелде.

“Бу сумманы без, йөртүчеләр түгел, ә таксопарк тотучылар билгели. Температура түбән төшү нәтиҗәсендә, машиналарын кабындыра алмаучылар арта, гадәти көндә автобусларда йөрүчеләр дә тукталышта туңып тормас өчен такси чакырта. Барлык заказларга да өлгереп булмый башлый. Билгеле, ихтыяҗ күп булгач бәяләр дә югары үрмәли”, - ди таксистлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы