Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда талпаннан зыян күрүче бар

Табиблар кичектермичә хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Чаллыда 19 яшьлек кыз талпаннан зыян күргән. Ул аны урманда йөргәндә эләктергән һәм өенә кайткач кына аягына кадалуын сизгән. Шәһәрдәш кичектермичә 5нче хастаханә табибларына мөрәҗәгать иткән. 

"Ул туп-туры хастаханәгә килеп дөрес эшләгән. Күпләр бөҗәкне үзләре тартып чыгармакчы була. Тик талпанның борыны, башы чыкмыйча калырга мөмкин. Нәтиҗәдә инфекция тарала. Талпан энцефалитыннан тыш, боррелиоз кебек авыру килеп чыгарга мөмкин", - ди 5нче хастаханәнең кабул итү бүлеге мөдире Анар Исрафилов.

Искәртергә кирәк, узган ел хастаханәгә талпаннан зыян күргән 35 кеше мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев