Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тантаналы чара үтте

2023 ел Россиядә – «Укытучылар һәм остазлык», Татарстанда « Милли-мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елы дип игълан ителде.

2023 ел Россиядә – «Укытучылар һәм остазлык», Татарстанда « Милли-мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елы дип игълан ителде.  Шул уңайдан «Энергетик» мәдәният сараенда бу елларны ачуга багышланган тантаналы чара булды.

Кунаклар тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм «Чишмә» халыклар дуслыгы милли җәмгыятьләре оештырган күргәзмәне карадылар. Милли җәмгыятьләр вәкилләре белән аралаштылар. 
Чаллыда 80нән артык милләт вәкилләренең дус-тату яшәвенә шәһәр һәм КАМАЗ төзелеше елларында нигез салынды. «Әлеге мөнсәбәтләр безнең өчен дә кыйммәт», – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. «Чаллыда 20дән артык милли җәмгыять бер-берсен хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яши. Бу – безнең өчен бик кыйммәт. 2023 ел телләр, гореф-гадәтләр, мәдәниятләр үсешенә яңа сулыш бирер», – диде ул
Шәһәр җитәкчесе мәгариф өлкәсендәге  уңышларга да тукталып үтте. «Укытучылар балаларны кечкенәдән үзара аңлашып, кешеләрне һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Бу ел укытучылар исемен яңа буяулар белән баетыр. Без – шәһәр җитәкчеләре, эшмәкәрләр укытучы исеме горур яңгырасын өчен барсын да эшләрбез. Безнең мәгариф системасы республикада гына түгел, Россиядә дә алдынгыларның берсе», – диде ул. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев төрле өлкәләрдә эшләүче укытучылар Галиевлар, Хәмитовлар (рәсемдә), Пермитиннар, Гафаровлар, Малюта династиясе вәкилләрен хөрмәтләде.

Хәмитовлар династиясе вәкилләре арасында 54нче гимназия укытучысы Венера Ибятова да бар. Ул 2010 елда укытучылар арасындагы бәйгедә «Алтын йөрәкле кеше» номинациясендә җиңгән иде. Презентация материалларын туганы династияләр бәйгесенә дә җибәргән. Шулай итеп Хәмитовлар династиясе җиңүчеләр исемлегенә кергән. «Безнең династиягә әтием Рәхим Хәмитов нигез салган. Гомуми стажыбыз 700 елдан артып китә», – диде ул. 

Бәйрәм кунакларына шәһәрнең иҗат коллективлары, артистлар, милли җәмгыятьләр үзләренең иң матур чыгышларын бүләк иттеләр. 
Фотолар шәһәр сайтыннан алынды.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яраткан укытучым милли бәйрәмнәр Остазлык