Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тантаналы рәвештә «Гаилә елын» ачтылар

Бәйрәмгә зур кунаклар да килде.

«Энергетик» мәдәният сараенда "Гаилә елын" ачып җибәрделәр. Балалар, ата-аналар, әби-бабайлар концертны бик яратып кабул иттеләр. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Россия Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү буенча президиум советы әгъзасы Ирина Гусева катнашты. Алар кунакларны матур бәйрәм белән котлады. 

Чаллыда төрле өлкәләрдә уңыш яулаган, күп еллар тырыш хезмәт куйган мактаулы, үрнәк гаиләләрне тәбрикләделәр. Наил Мәһдиев белән Әлфия Когогина Мингалимовлар, Карпухиннар, Дмитриевлар, Пиандяковлар, Гайфуллиннар-Сафиннар гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев