Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда татар теле укытучысы финалга чыкты

Җиңүендә үзенең укытучысына рәхмәтле.

Газетабыз герое, бик күп республика бәйгеләрендә җиңгән Гали Акыш исемендәге 84нче лицей укучысы Алия Нуриеваның әнисе, 64нче прогимназиянең татар теле укытучысы Лилия Нуриева «Ел укытучысы» бәйгесенең финалына узды.

«Мәктәп елларын еш кына искә алам. Башлангыч мәктәпне – бер, урта мәктәпне – икенче. Авылда тәмамлагангамы, искә алып сөйләрлек вакыйгалар һәм рәхмәт әйтерлек укытучыларым шактый.

Әмма укытучыларым арасында күңелемдә иң якты хатирә калдырганы – татар теле һәм әдәбияты дәресен укыткан Гөлия Илшатовна.
Бу зур сынауны җиңүемдә Гөлия апамның өлеше әйтеп бетергесез зур. Белем генә түгел, тәрбия бирүләре, акыллы киңәшләре өчен мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Ана теленә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнгән булса, мәктәптә дәвам итте», – диде ул бәйгедән алган хисләре белән уртаклашып. 

Сүз уңаеннан, Нуриевларның өч кызы да татарча яхшы сөйләшә. Алар  - 84нче лицейның алдынгы укучылары, күп бәйгеләрдә җиңүчеләр. 

Фото Лилия Нуриевадан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы бала ана капиталы