Чаллыда «Татар кызы. Татар малае-2024» бәйгесенең финалы үтте.
Чаллының балалар һәм яшьләр үзәгендә «Татар кызы. Татар малае-2024» бәйгесенең финалы үтте. Сайлап алу турында 89 бала катнашты, икенче этапка 20 бала үтте, финалда исә 5 малай һәм 5 кыз көч сынашты.
Бәйге Россиядә Гаилә елына багышланган иде. Балалар үз гаиләләре, гореф-гадәтләр, йолалар турында сөйләделәр, һөнәрләрен күрсәттеләр. Шунысы сөенечле: барысы да татар телен камил беләләр, җыр-биюгә осталар, шигырьләрне дә сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр.
Барлык биремнәрне уңышлы үтеп «Татар малае-2024» исеменә «Шатлык» балалар бакчасыннан Ильяр Галәвиев, «Татар кызы-2024» исеменә 117 нче бакчадан Мәликә Әхмәтшина лаек булды.
Аларга түбәтәй һәм калфак тапшырылды. Мәликә «Саф» радиосында тапшыру да алып бара, «Шаян» ТВ ның «Тукай оныклары» бәйгесендә дә катнашкан.
Нет комментариев