Чаллыда «Татарстан кроссы»на 22 мең кеше чыкты
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Татарстан кроссы»на 22 мең кеше чыкты

Спорт чарасында олысы да , кечесе дә катнашты.

Шәһәрнең "Яр буе" паркында "Татарстан кроссы" ярышлары узды. Чарада 22 меңгә якын кеше катнашты. Балалар бакчасына йөрүчеләрдән алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр. Өч дистанция билгеләнде. Кечкенәләргә - 400 м, мәктәп укучыларына, студентларга һәм төрле учреждение хезмәткәрләренә 1 км һәм 4 км йөгерергә кирәк булды. Ярышларда физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр дә катнашты. Призлы урыннар яулага кешеләр грамота, медальләр белән бүләкләнде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев