Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда торак йортларның җылылык пунктларына нинди җайланмалар куелган?

Алар дистанцион рәвештә эшли.

Дүшәмбе киңәшмәсендә: «Чаллыда торак йортлардагы барлык җылылык пунктлары һава торышына бәйле рәвештә җылылыкны автоматик көйләү һәм күрсәткечләрне тапшыру  җайланмалары белән тулысынча җиһазланган», – дип хәбәр итте башкарма комитет  җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.  

Бу җайланма, кеше катнашыннан башка, дистанцион рәвештә эшли. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев: «Бу күрсәткечләргә  бик күп предприятиеләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешелде.  Коммуналь предприятиеләр, җылылык белән тәэмин итү оешмалары җитәкчеләренә рәхмәт. Чаллыда торак йортлар 100% җылылыкны көйләү һәм исәпләү приборлары белән җиһазланган. Чаллыда торак-коммуналь хуҗалык системасының техник яктан никадәр алга киткәнлеген без үзебез дә аңлап, бәяләп бетермибез. Соңгы елларда бик күп эш башкарылды», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар торак-коммуналь хуҗалык