Чаллыда торак төзелеше планы үтәлә
Бу хакта мэр хәбәр итте.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев төзелеш өлкәсендәге казанышларга да тукталды.
Быел 253 мең кв метр торак файдалануга тапшырылды.
Автогигантка белгечләр җәлеп итү максатыннан 2 аренда йорты төзелде. Тагын 4 йорт төзү планлаштырыла.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән барлыкка килгән «Безнең ишегалды» программасы буенча 2024 елда 1 млрд 700 млн сумга 71 ишегалды тәртипкә китерелде.
«Олимпийский» спорткомплексы капиталь ремонтланды.
Соңгы 10 елда Чаллыда 10 яңа мәктәп, 21 балалар бакчасы төзелде.
– «Яшьлек» микрорайонындагы 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәптә 1628 бала укый. Яңа мәктәп төзү нәтиҗәсендә 42нче мәктәптә уку 3 сменада оештырылмады. Балалар заманча җиһазланган, матур мәктәптә белем алалар, – диде мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев