Чаллыда торакның квадрат метры уртача 50 мең сум тора
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда торакның квадрат метры уртача 50 мең сум тора

Быел 13 күпфатирлы торак йорт куллануга тапшырылган

Чаллыда төзелеш эшләренә рөхсәт иң күбе күпфатирлы йортлар төзелешенә бирелгән (35%). Ел дәвамында 320 мең кв.м. торак төзелергә тиеш.  Социаль ипотека программасы буенча 3 йорт куллануга тапшырылачак. Фатирлар 78/02, 69/19, 69/22 йортларында биреләчәк.

КАМАЗ оешмасында эшләүчеләр өчен 6 күпфатирлы йорт төзү каралган. Аларның яртысы инде узган елларда куллануга тапшырылды. Тагын өчесе быел әзер булачак. Йортлар 78 нче микрорайонда төзелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


төзелеш ипотека төзелеш фатир йорт торак коммуналь хуҗалык

Нет комментариев