Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда төзелүче «Җәмигъ» мәчете фондына 2 квартлада 17 миллион сум акча җыеган

Мәгълүм булганча әлеге дин йорты бары тик халыктан һәм хәйриячеләрдән кергән акча хисабына гына төзелә.

Чаллыда шәһәрнең йөзек кашы булачак төп дини объект – «Җәмигъ» мәчетен төзү эшләре дәвам итә. Агымдагы елның II кварталында бинаның подвалында, беренче һәм икенче катларында кирпечтән бүлмә диварлары салынды. Барлыгы 360 кв м мәйданда эш башкарылды. Шулай ук әлеге вакыт аралыгында мәчет манараларының монолит тимер-бетон каркасаларын күтәрделәр. Нәтиҗәдә, хәзер зурларының озынлыгы – 14.05, ә кечеләренеке – 27.65 етрны тәшкил итә.

Бинада вакытлыча түбә ябу эшләре дә үткәрелде. Яңгыр сулары агып төшсен өчен эчке стояклар булдырылды. Бүгенге көндә аларның тышкы яктагыларын ясыйлар. Болардан тыш, гөмбәзләр астында урнашачак витражлар өчен дә заказ биргәннәр.

 «Мәчетебез тулысынча сафка бассын өчен даими рәвештә ярдәм кирәк. Шөкер, арабызда акчалата гына түгел, кул көче белән дә, материаллар белән дә булышучылар бар. Без барлык төр ярдәмне дә бик теләп кабул итәбез. Иң мөһиме – ул дәвамлы булсын иде», – ди «Җәмигъ» мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Мөхәммәтов.

Мәгълүм булганча әлеге дин йорты бары тик халыктан кергән акча хисабына гына төзелә. Саннарга күз салсак, агымдагы елның 2 кварталында мәчет төзелеше фондына 17 млн сум акча җыелган. Шуның 11 млн-ы юридик затлар тарафыннан күчерелсә, 4 млн 656 меңе гади халык тарафыннан бирелгән.    «Күмәк көч тау күчерер», – дип белми әйтми халкыбыз. Моны истә тотып, без дә  шәһәребезнең төп мәчете төзелешенә кулыбыздан килгәнчә үз өлешебезне кертсәк иде.  Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр http://fondjamig.ru/ сайтында күрсәтелгән реквизитлардан яки qr-кодтан файдалана ала.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам дин