Урынга тикшерүчеләр килгән.
Чаллыда төзелештә 25 яшьлек эшче үлгән. Фаҗига 21 декабрьдә төшке аш вакыты тирәсендә 2нче Береговая урамында төзелә торган йорт территориясендә булган. Ир-ат биеклектән егылу нәтиҗәсендә үлгән. Урынга Чаллы прокуроры ярдәмчесе Булат Җәләлиев килгән.
«Прокуратура хезмәтне саклау турындагы закон таләпләре үтәлүне тикшерүне оештырды», - диделәр ведомствода.
Нет комментариев