Чаллыда Төзүчеләр көненә 40 мең кеше килде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Төзүчеләр көненә 40 мең кеше килде

Бу хакта мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев автокала өчен Төзүчеләр көне әһәмиятле булуын әйтте. Чаллы төзүчеләр шәһәре, гидротөзүчеләр һәм масшатблы төзелешләрдән территория үсеше башланды. Соңрак «КАМАЗ» барлыкка килде.

–    Без легендар, Социалистик хезмәт Герое  Евгений Батенчук салып калдырган традицяиләрне дәвам итәбез. Икътисад нигезен салучы һәм шәһәребезне уңайлы итүче төзүчеләргә рәхмәт әйтүнең бурычыбыз дип саныйбыз.  Алар бүгенгене һәм киләчәкне төзиләр, – диде ул.

Мэр соңгы елларда Чаллыда 2 театр, 11 мәктәп, 20 балалар бакчасы төзелүен, социаль объектларның яңартылуын билгеләп үтте. 

–    Алда күп эшләр тора, бәйрәмнәр төзүчеләргә рәхмәт әйтү өчен, аларга дәүләт бүләкләре тапшыру өчен  кирәк. Төзүче – җир йөзендә иң тыныч һөнәр, – диде ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Төзүчеләр көне

Нет комментариев