Чаллыда трамвай юлларын ремонтлый башладылар
Программага быел 13 киселеш юлы эләкте.
Чаллыда трамвай юллары белән киселешкән урыннарны төзекләндерә башладылар. Шулай ук колеялы юлларны ясаыйлар. Бу хакта «ПАД» МУП генераль директоры Марат Анисимов шәхси аккаунтында хәбәр итте.
«Чаллы мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев кушуы буенча, ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән быел 13 киселеш юлы төзекләндереләчәк. Әлеге чаралар Чаллының 400 еллыгын һәм беренче «КамАЗ» йөк машинасы чыгуына 50 ел тулуны бәйрәм итүне оештыру кысаларында үткәрелә», – ди Марат Анисимов.
Ремонтланачак проспектлар исемлеге:
М. Җәлил проспекты – Батенчук урамы
4 поликлиника районындагы Яр Чаллы проспекты
Казан проспекты – Низаметдинов урамы
Яр Чаллы проспекты - Нариманов урамы
Тынычлык проспекты – Королёв урамы
Тынычлык проспекты – Беляев урамы
Тынычлык проспекты – Халыклар Дуслыгы проспекты
Сөембкә проспекты – Беляев урамы
Х. Туфан проспекты – Сөембикә проспекты
Сөембикә проспекты – Автозавод проспекты
Мәскәү проспекты – Автозавод проспекты
Мәскәү проспекты – Беляев проспекты
Тынычлык проспекты – яшьлек проспекты
Фото «Набережночелнинский трамвай» вконтакте төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев