Чаллыда трамвайлар туктады
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда трамвайлар туктады

Сөембикә - Х. Туфан проспектында линия чыбыклары өзелгән.

Хәсән Туфан проспектында бүген озын бөкеләр хасил булды. Сөембикә – Х. Туфан проспектлары киселешендә трамвай линиясе чыбыклары өзелгән. Вахитов проспектыннан алып Сөембикә, Тынычлык, Яр Чаллы проспектлары Сергей Титов урамына кадәр трамвайлар йөреше туктатылды. 

Хәзерге вакытта Сөембикә – Х.Туфан проспектлары киселешендә линияләрне төзекләндерәләр. Эшкә «Горкоммунхоз» предприятиесе электромонтерлар бригадасы да чыгарылды. Юлларны сәгать 12гә ачарга планлаштыралар. 

Хәзерге вакытта бар көченә 10нчы автобус маршруты эшли. 

  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев