Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тын юлына чикләвек киткән 4 баланы коткардылар - видео

Сабыйларның иң кечкенәсенә 9 ай.

Чаллының Кама балалар медицина үзәге табиблары чаң суга. Октябрь аенда гына 4 бала наркоз астында катлаулы операция кичергән. Берәүләрнең тын юлына арахис, икенчеләренә фисташка һәм кабак төше киткән. Балаларның иң кечкенәсенә нибары 9 ай. Зурысына – 3 яшь.

Ярый, ата-аналары вакытында табиблар чакыртырга өлгергән. Югыйсә, сабыйларның гомере аянычлы тәмамланыр иде. 
Кама балалар медицина үзәге хирургы Лариса Сираева әйтүенчә, тын юлына чикләвек киткәннән соң, асфиксия нәтиҗәсендә баланың баш миендә үзгәрешләр башлана. Бу - бик куркыныч күренеш. Пневмония барлыкка килә, ателектаз, ягъни үпкәнең күпмедер өлеше эшләми башларга мөмкин.   

6-7 яшькә кадәр балаларга чикләвек, көнбагыш, кәнфит һәм бөртекле печеньелар бирергә ярамый, дип кисәтә табиб. Хәтта кишер һәм алманы да карап кына ашатырга кирәк. 

Өстәл артында да тәртип булырга тиеш. Балаларны уйнамыйча ашарга өйрәтергә кирәк. Көлеп, елап яки куркып ашаганда да ризык тын юлына китәргә мөмкин. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар операция