Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда үлүчеләр саны кимегән

Күрсәткеч республикадагыга караганда түбәнрәк.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин журналистларга Чаллыда гомуми үлемнең 3,2 процентка кимүе турында әйтте. Республикада уртача күрсәткеч - 10,7 промилле, Чаллыда  - 8,9 промилле (елына  1000 кешегә туры килгән үлем саны) тәшкил итә. 

"Россиядә, республикада, Чаллыда проблемалар шул ук. Россия Президенты безнең алга ике бурыч куйды: үлем очракларын киметү һәм гомер озынлыгын арттыру. 

Бу җәһәттән күп еллар сәламәтлек саклау өлкәсендә һәм демография буенча милли проектлар гамәлгә ашырыла. Милли проектларны 2030 елга кадәр озынайту  турында карар кабул ителде. Аның нигезендә сәламәтлек саклауда башлангыч звеноны модернизацияләү дәвам итәчәк. Башлангыч звенода без авыруны диспансеризация һәм медицина тикшерүе  ярдәмендә ачыклап, катастрофик хәлләрне кисәтә алачакбыз" - диде министр Чаллыда узган киңәшмәдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем сәламәтлек саклау Гомер озынлыгы