Югары сыйныфта укучы балада астма булган.
Тукай районы Бәтке авылында яшәүче 17 яшьлек кыз урамда үлгән. Югары сыйныфта укучы балада астма булган. Чаллыга кунакка килгән кыз туганнары белән урамда йөрергә чыга.
ГЭС бистәсенең 7нче комплексында аның хәле китә, тыны кысыла башлый. Абыйлары аны скәмиягә утыртып, ингаляторын чыгара, тик ул буш булып чыга. Ашыгыч ярдәм чакырталар, тик кыз табиблар килгәнче җан бирә.
Нет комментариев