Чаллы урамында фаҗига: машинаның алгы ягы юк диярлек
Һәлакәт нәтиҗәсендә ике кешенең сәламәтлегенә зыян килә.
26 майда 22:40 минутта Сөембикә проспектында җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аның нәтиҗәсендә ике кешенең сәламәтлегенә зыян килде.
ЮХИДИ инспекторларының беренчел мәгълүматларына караганда, авариядә 19 яшьлек «Гранта» йөртүчесе гаепле. Ул тиешле тизлекне сакламый, юл читенә куелган «НЕФАЗ» автобусына килеп бәрелә. Бәхеткә анда пассажирлар да, йөртүче дә булмый.
Җиңел машина руле артында утырган егет һәм аның 20 яшьлек пассажиры исә төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала. Аларны тиз арада БСМПга алып китәләр. Бәрелү шулкадәр көчле була ки, «Гранта»ның капот өлеше тулысынча диярлек сытыла.
фотолар: ЮХИДИнең пропаганда бүлегенннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев