Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда үсеп утыра торган чыршыны бизәделәр

Чыршыны йортта яшәүчеләр үзләре бизәде.

Яңа шәһәрнең 38/13-1 йорты ишегалдына 30 ел дәвамында чыршы куйдылар. Башта бөтен җирдәге кебек тимер каркасларга нарат ботаклары куеп бизәделәр, аннары каркасын кыскартып шуңа чыршы урнаштыралар иде. 
Быел 38нче территориаль иҗтимагый  совет рәисе Федия Минһаҗиева тәкъдиме белән бирегә көздән зәңгәр чыршы утырттылар. «Безгә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев белән шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев чыршы  алырга булыштылар. Аларга бик зур рәхмәт. «Безопасность лифтов» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хезмәткәрләре вышка куеп матур итеп бизәделәр. Шулай итеп минем үсә торган чыршы  бизәргә дигән хыялым тормышка ашты», – ди Федия ханым. 

Чыршыны бизәүдә йортта яшәүчеләр дә читтә калмады. Хәтта балалар үзләренең яраткан уенчыкларын да чыгарып элде. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә ишегалдынада яңа ел символы шәһәрдәшләрне сөендерәдә башлады инде.

16 декабрь кичендә ул тантаналы төстә утларын кабызачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел Бәйрәмнәр