Чаллыда «Веста» машинасы берничә тапкыр әйләнде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Веста» машинасы берничә тапкыр әйләнде

Салонда утыручылар могҗиза белән исән.

Әбсәләмов урамы боҗрасында «Лада Веста» машинасы һәлакәткә юлыкты. Юл читенә чыгып китеп ул берничә тапкыр әйләнде. Чаллы инспекторлары әйтүенчә, руль артында утыручы 37 яшьлек ир-ат исерек булган. Машина белән идарәне югалтып, бордюрга килеп менгән һәм инерция буенча әйләнгән. Авария нәтиҗәсендә 44 яшьлек пассажиры зыян күргән. Ул да исерек булган. Аны БСМПга озатканнар. 

Фото Чаллы Дәүләт автоинспекциясеннән

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев