Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда визит- үзәк барлыкка килә

Аның җитәкчесе билгеле.

«КАМАЗ» ГАҖдә шәһәр кунакларын кабул итә торган визит-үзәк барлыкка килә. Әлегә ул төзелеш стадиясендә. Яңа үзәк автогигант дирекциясе янында, Лев Васильев исемендәге парк-музей территориясендә булачак. 

Визит-үзәк составына «КАМАЗ» музее да керә.

Визит-үзәкнең директоры итеп «КАМАЗ-мастер» командасының матбугат хезмәте җитәкчесе Эрик Хәйруллин билгеләнде. 

Эрик Хәйруллин Чаллыда билгеле кеше. Ул озак еллар «Вечерние Челны» газетасын җитәкләде, шәһәр Советы депутаты булды. Күптән түгел күпьеллык фидакарь хезмәте өчен «Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. 

Фото «КАМАЗ-Мастер» командасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автогигант «КАМАЗ-Мастер» командасы Эрик Хайруллин