Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр - фотолар

39нчы мәктәп үзенчәлекле кичә оештырды.

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан шәһәребезнең күп кенә мәктәпләрендә күркәм чаралар уздырылды. Мәләкәс аръягының 39нчы мәктәбендә «Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр» дигән кичә узды. Кунаклары – шәһәребез язучылары, газета-журналлар мөхәррирләре.  Шулай ук укытучылар, укучылар һәм ата-аналар да чакырулы иде.

Кичә концерт программасы белән башланды. Мәктәп укучылары татарча җырлар, биюләр башкарып, татар шагыйрьләренең туган телгә багышланган шигырьләрен сөйләделәр. Милләтебезнең гореф-гадәтләрен ассызыклап, аулак өйләрдә әби-бабайларыбызның яшьлек уеннары белән сугарылган скетч та куйдылар. Балаларның саф туган телебездә сөйләшүләре, үзләренең татарлыклары белән горурланулары куандыра. Шуларны күреп, телебезнең киләчәге барлыгына инанасың.

Чарада шулай ук рус, мари, удмурд телләрендә дә шигырьләр яңгырады.

Ө

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кичә татар теле