Чаллыда хәрбиләрнең балаларына мультфильм күрсәттеләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хәрбиләрнең балаларына мультфильм күрсәттеләр

Бу юлы 200дән артык бала кионтеатрга килде.

Чаллыда махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең гаиләләренә һәм балаларына даими ярдәм күрсәтелә. 

Ял көне балалар өчен кинотеатрга культпоход оештырылды. Балалар гаиләләре белән «Синема паркта» «Джунгли юрского периода» мультфильмын карадылар.

Пасха бәйрәме хөрмәтенә балаларгв татлы бүләкләр бирелде.

«Хәрбиләрнең балаларына 30дан артык мультфильм күрсәтелде», –  ди проектның координаторы Эдуард Фәттахов.

Балаларның ялын файдалы уздыруга эшмәкәрләр зур өлеш кертә. Бу юлы Руслан Якушев, Рөстәм Гәрәев һәм Эдуард Фәттахов үзе финанс ярдәм күрсәткән.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция гаиләләргә ярдәм

Нет комментариев