Мәрхүмәгә якынча 35 яшь.
Чаллыда "Маяк" торак комплексындагы күпкатлы йорт янында хатын-кыз мәете табыла. Ул югары каттан егвлып төшкән.
Хатын-кызга 35 яшьләр тирәсе. Ул күп санлы җәрәхәтләр алу нәтиҗәсендә, ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче вафат булган. Тикшерү барышында аның 25нче каттан егылып төшүе ачыкланган.
Әлегә мәрхүмәнең шәхесе ачыкланмаган. Тикшерү эшләре дәвам итә.
Нет комментариев