Чаллыда хезмәт хакы да, машина җитештерү дә арта
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хезмәт хакы да, машина җитештерү дә арта

Бу хакта шәһәр советының чираттагы сессиясендә хәбәр иттеләр.

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә киләсе елда 47 мең йөк машинасы җитештерү планлаштырыла. Бу хакта шәһәр советының 39нчы сессиясендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте. 

Быел автогигантта 40 мең автомобиль җитештерелер дип көтелә.

Быел шәһәрдә уртача хезмәт хакы 7,4 процентка артып, 68 мең 164 сум тәшкил итә. С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь халык предприятесендә ул 150 мең сумнан артык.

2025 елда  Чаллыда уртача хезмәт хакының 9,3 процентка артуы фаразлана. 

 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча йөк машианалары «КАМАЗ» ГАҖ

Нет комментариев