Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы бер җитәкченең машинасы боз астына төшеп киткән

Әлеге вакыйга Яңа елга әзерләнгәндә булган.

Яңа ел алдыннан ТР Иҗтимагый палатасы һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Иң матур бизәлгән йорт яны” конкурсы игълан итте. Бәйгедә предприятиеләр, авыл халкы теләп катнашты. Исемлектә Чаллының “Гидростроитель-2” бакчачылык ширкәте дә бар. Аның рәисе – Виталий Быков. Ул ел саен бакчачылары өчен бәйрәм уздыра: бөтен җирне бизәп чыга, шугалак ясый, халыкны шашлык, тәм-томнар белән сыйлый. Тик быел зур бәйрәм оештыра алмаган. Конкурска да тиешенчә әзерләнергә җитешмәгән. 

-    Боз өстен чистартканда, “ВАЗ” машинасы су астына төшеп китте. Боз тиешенчә катмаган өлешкә эләккәнмен, күрәсең. Икенче көнне машинаны су астыннан чыгару белән шөгыльләндек. Көне буе. Өшегәнмендер күрәсең, бераз авырып киттем. Шуңа күрә бүтән боз өстенә чыкмадым да. Бизәү буенча да бакчачылар үзләре теләк белдерде. Ярый әле исән калдың диләр. Татарстан конкурсында катнашуым турында сездән генә ишетеп беләм. Минем өчен бу көтелмәгән яңалык, - ди Виталий Быков. 

Фото factum.kz сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мчс боз боз катламы