Чаллыдагы яңгыр коеларын төнлә дә чистарталар.  Аларга ни булган?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы яңгыр коеларын төнлә дә чистарталар. Аларга ни булган?

“Автомобиль юллары предприятиесе” директоры Марат Анисимов аңлатма бирде.

Март ае. Җылыта. Чаллы проспектларын кардан арындырудан тыш, башка мәшәкатьләр дә барлыкка килә башлады. “Автомобиль юллары предприятиесе” хезмәткәрләре  хәзер яңгыр коеларын чистарту белән мәшгуль. Эшләр тәүлек дәвамында алып барыла. 

-    Яңгыр коеларын ачабыз, ягъни аларның өстен кардан чистартабыз. Кар суларының коллекторга агуына бернәрсә дә комачауларга тиеш түгел. Коллектордан су яңгыр насос станциясенә ага. Аннан да суны суыртып торабыз. Көндез дә, төнлә дә эшлибез, - дип сөйләде “Автомобиль юллары предприятиесе” директоры Марат Анисимов. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кар чистарту

Нет комментариев