Чаллыдагы юл бөкесенең сәбәбе билгеле
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы юл бөкесенең сәбәбе билгеле

Инспекторлар машина йөртүчеләргә игътибарлы һәм сабыр булырга киңәш итә.

Бүген иртән Чаллының Иске Сарман урамында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Биредә Renault һәм Лада Калина машиналары бәрелеште. Зыян күрүчеләр турында әлегә төгәл мәгълүмат юк. 

“Әлеге вакыйга нәтиҗәсендә Суровкага таба юлда (Беренче автомобиль юлына кадәр) транспорт хәрәкәтендә тоткарлыклар барлыкка килде. Шулай ук авария сәбәпле Казан проспекты һәм Иске Сарман урамында да зур бөкеләр хасил булды.

Инспекторлар машина йөртүчеләргә игътибарлы һәм сабыр булырга киңәш итә.

фото: https://ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл транспорт һәлакәте

Нет комментариев