Чаллыдан  чираттагы ярдәм озатылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан чираттагы ярдәм озатылды

Чарада Россия Герое Олег Козлов катнашаты.

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына ел башыннан 4нче гуманитар йөк озатылды. Аның авырлыгы 20 тоннадан артык. 
Чарада Россия Герое, генерал-полковник Олег Козлов катнашты.
Гуманитар ярдәмне тупларга депутатлар, битараф булмаган шәһәрдәшләр, предприятие һәм оешмалар катнашты.
Гуманитар йөк составында машина, төзелеш материаллары, азык-төлек, җиһазлар һәм башка кирәк-яраклар бар иде. 


Чаллы мэры Наил Мәһдиев игелекле эштә катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Мондый халыкны җиңеп булмый. Авыр вакытларда безнең кешеләр хәрбиләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Халык һәм армия бердәм», – диде.
Олег Козлов Чаллы мэры командасына һәм халыкка хәрбиләргә ярдәм өчен рәхмәт әйтте. Аннары ул «Союзниклар» үзәгендә батырлык дәрес үткәрде. 
Фото хакимиятнең матбугат хезмәтеннән алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


гуманитар ярдәм СВО

Нет комментариев