Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы юл бөкесенең сәбәбе билгеле (видео)

Инспекторлар машина йөртүчеләргә игътибарлы һәм сабыр булырга киңәш итә.

Бүген иртән Чаллының Казан проспектында, Садоводческая урамына борылу урынында, юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Биредә җиңел машина белән "ПАЗ" автобусы бәрелеште. Нәтиҗәдә, беренчесенең алгы ягы җимерелде. Зыян күрүчеләр турында әлегә төгәл мәгълүмат юк. 

“Әлеге вакыйга нәтиҗәсендә башкалага илтүче юл юнәлешендә дә, Чаллыга керү урынында да сул як полосалар аша хәрәкәт чикләнде. Хәзер әлеге участоклардан бары бер генә полосадан үтеп була”, - дип хәбәр итә машина йөртүчеләр. 

Шул сәбәпле Муса Җәлил һәм Казан проспектларында берничә км-га сузылган бөкеләр хасил булды. Инспекторлар машина йөртүчеләргә игътибарлы һәм сабыр булырга киңәш итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы