Чаллыдан махсус операция зонасына чираттагы ярдәм җибәрелде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан махсус операция зонасына чираттагы ярдәм җибәрелде

Бу юлы 53 тоннадан артык.

Гуманитар йөк составында машиналар, запас частьләр, медикаментлар – барлыгы 31 млн сумлык кирәк-ярак. Моннан тыш, хәрбиләргә шәхси посылкалар һәм хатлар да бар.

Гуманитар йөкне озату чарасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директорының беренче урынбасары Ирек Гомәров, шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, шулай ук компанияләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, депутатлар катнашты. 

«Махсус операция башланганнан бирле, сез якташларга фронт өчен кирәкле техника җитештереп җиңүне якынайтуга, хәрбиләрнең  гаиләләрен кайгыртырга, гуманитар конвойлар әзерләргә, тырышып эшләргә ышандырдыгыз. Сез дә без дә сүздә торабыз!», – диде Әлфия Когогина.

«КАМАЗ» ГАҖ махсус операция хәрбиләренә өч ел эчендә 1 млрд сумнан артык  23 гуманитар йөк җибәрде. 

Фотолар мэриянең телеграмм каналыннан алынды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


гуманитар ярдәм «Своих не бросаем 16» «КАМАЗ» ГАҖ

Нет комментариев