Чаллыдан СВО ветераны Диана Гурцкая белән чыгыш ясады
Илдар Карюков тәэсирләре белән уртаклашты.
Казанда махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпкс» Бөтенроссия чемпиоанты узды. Анда шәһәрдәшебез, Илдар Карюков та катнашты.
Илдар Татарстанның атказанган артисты Эльза Әхмәтҗанова белән бергә әлеге мөһим чараны алып барды һәм үзе дә бер номинациядә чыгыш ясады.
Илдар Карюков махсус хәрби операциягә үзе теләп киткән иде. Яраланып кайтты. Хәзер бер аягында протез. Егет сынмады. Тыныч тормышта яңа һөнәрләр үзләштерә.
Икътисадчы белгечлеге алган егет карандаш белән рәсем ясарга өйрәнде. Хәзер вокал буенча дәресләр алган һәм Диана Гурцкая белән бергә Казан сәхнәсендә чыгыш ясау бәхетенә ирешкән.
Илдар әлеге чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
– Мин «Абилимпкс» чемпионатында «Башкару осталыгы» номинациясендә чыгыш ясадым. Үземне бу өлкәдә сынап карыйсым килде. Нәтиҗәдә өченче урынны яуладым. Россия эстрадасы йолдызы Диана Гурцкая белән бер сәхнәдә чыгыш ясадым. Аның продюссеры Роберт Гурцкий белән таныштым. Искиткеч кичерешләр. Күрәзәче: «Июль аенда Диана Гурцкая белән чыгыш ясыйсың», – дигән булса, мәңге ышанмас идем.
Биредә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Оборона министры урынбасары А. Цивилева белән якыннан таныштым. Мине җырларга өйрәткән педагогия көллияте укытучылары Рамилә Даниловага, Людмила Филлиповага, «Йолдыз» ансамбле җитәкчесенә һәм ансмамбль кызларына рәхмәт.
Алар белән минем сәхнәдәге чыгышым бик шәп күренде. Мине иҗади һәм дәрәҗәле кешеләр белән очраштырган өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт.
Фотолар Илдар Карюковтан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев