Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан Үзбәкстанга көнкүреш техникасы җибәрә башлаячаклар

Бу хакта KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисади форумында килешү төзелде.

18 майда Казанда «Россия – ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисади форумы эшли башлады. Аның кысаларында “Хайер” компаниясе Үзбәкстанның “Goodzone Trading” компаниясе белән Чаллыда җитештерелүче көнкүреш техникасын әлеге илгә җибәрә башлау турында килешү төзеде. 
Чаллыдан Үзбәкстанга суыткычлар, кер юу машиналары һәм башка төрле көнкүреш техникасы озата башлаячаклар дип фаразлана.

Мәгълүм булганча, икътисади форумга 85 илдән 15 меңнән артык катнашучы килгән. Алар арасында  Азәрбайҗан, Иран, Малайзия, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан һәм башка илләрдән делегацияләр бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум