Чаллыга бер ир-ат 18 кг гашиш белән тотылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга бер ир-ат 18 кг гашиш белән тотылды

Шәһәр судында аңа сак чарасын билгеләделәр.

Чаллыга кергәндә, "Тула-1" постында наркотик белән тотылган ир-атны шәһәр судына алып килделәр. Прокурор һәм тикшерүче аны сак астына алуны сорап ходатойство белән чыкты. Гаепләнүче һәм аның адвокаты моңа ризасызлык белдерде. 

Ир-ат 18 килограммнан артык гашиш белән тотылды. Бу шактый зур күләмдә дип исәпләнә, ди хокук сакчылары. Гаепләнүчене 2 айга сак астына алдылар. Карар әлегә үз көченә кермәде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев