Чаллыга килеп машина урлаучыларны Оренбургта тотканнар
Караклар 3 очрак буенча гаепләрен таныганнар.
Оренбург өлкәсендә чаллылыларның автомобильләрен урлауда гаепләнүче 3 ир-атны тоткарлаганнар. ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге затлар Татарстанга машина урлау өчен махсус килә торган булган.
Эзләренә төшмәсеннәр өчен алар транспорт чараларының номерларын да алыштырган. Хокук сакчылары әлеге төркемнең эзенә оператив-эзлү чаралары барышында төшә. Бу вакытта караклар нәкъ менә Чаллыдан урлап алып кителгән машинада була. Моннан тыш полиция хезмәткәрләре Оренбургтагы гаражларның берсендә Түбән Кама кешесенең дә машинасына тап булалар.
Бүгенге көнгә инде караклар 3 очрак буенча гаепләрен таныганнар. Ике машинаны алар Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе (БСМП) парковкасыннан алып киткән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев